Forvo әйтелешләр белешмәсенә кагылышлы һәм еш бирелә торган сораулар

Нәрсә? Ничек?

Бәлки, бу сорауларга җавап Сезне дә кызыксындырадыр.

1. Нәрсә ул – Forvo?

Forvo – әйтелешләр белешмәсе. Без дөнья телләрендә булган барлык сүзләрнең дә язылган һәм әйтелгән килеш бергә туплануына ирешергә телибез. Шул җөмләдән – шәхси исемнәрнең һәм төрледән-төрле атамаларның да. Forvo – дөньяда мондый әйтелешләрне җыя торган иң зур база.

2. Forvo нәрсәдән читләшә?

Forvo зур тавыш файларын яки документларны туплауны максат итеп куймый. Әйтелешләрне яздыру өчен вакыт 2,5 секунд белән чикләнә. Бу – теләсә нинди сүзне дә анык итеп әйтү өчен җитәрлек.

3. Сез нәрсәне күздә тотасыз соң – "дөньядагы барлык сүзләр" дип?

Чынбарлыкта белешмәгә керерлек теләсә нинди сүзнең дә бу базада туплануын күздә тотабыз, хәтта «начар сүзләр»гә дә искәрмә ясалмый. Телдә кулланыла торган сүз үзеннән-үзе начар була алмый, бу «начарлык» аның нинди контекстта әйтелүенә бәйле. Теге яки бу сүзне белешмәдә калдырыргамы, юкмы – без моны шушы фикердән чыгып хәл итәбез. Теләсә кайсы очракта да, сүзләр 40 тамгасы эченә алына. Аваз ияртемнәре, кычкыру-кычкырынулар һәм башка шундыйлар сүзләрне кертү рөхсәт ителми.

Рәсми танылган сүзлекләргә кертелгән «начар сүзләр», тыныч тавыш белән әдәпле итеп әйтелгән булса, бездә дә тыелмый. Үзегез уйлап чыгарган сүзләрне язмагыз, алар сайта калдырылмаячаклар.

Forvo тулы җөмләләр һәм гыйбарәләр сайты түгел, ләкин кайбер очракларда аларны кертергә мөмкин. Мәсәлән, кыска идиомаларны һәм мәгълүм атамаларны. "Алкалар хакиме" атамасы (популяр фильм һәм компьютер уены исеме) бу белешмәдә булырга мөмкин, ә менә "Минем ике алкам бар" җөмләсе – юк. Бу кадәресе яхшы аңлашыла дип уйлыйбыз.

More info about adding words.

4. Сүзләргә карата дәгъва булса – ни эшләргә?

Телдә булмаган, сүгенү һәм башка шундый сүзләргә тап булсагыз, шул сүз язылган биттән безгә бу хакта хәбәр юллый аласыз. Проблеманың асылын аңлатып бирсәгез, без анны хәл итәргә тырышып карарбыз. Әгәр дә Сез безнең сайтта әлегә теркәлмәгән булсагыз, мондый сүзләргә «Категорияләр» төркемендә "хата" шикелле берәр тамга салыгыз. Бу очракта кулланучылар ихтимал булган ялгыш турында хәбәрдар булырлар.

5. Сүзнең әйтелеше дөрес булмаса – ни эшләргә?

Дүртенче пунктны карагыз.

6. Мин өстәгән сүзне яки әйтелешне алып ташлаганнар. Нигә?

Forvo белешмәнең сыйфатлы булуы турында кайгырта. Моны үз теләге белән Forvoда эшләүче ирекле мөхәррирләр командасы тәэмин итә. Алар кулланучылар керткән сүзләрнең күбесен тикшереп баралар. Сүзләрнең кайсы телнеке булуы дөрес күрсәтелмәгән яки аларны куллану буенча Forvo таләпләре үтәлмәгән булса – язмаларны белешмәдә калдырып булмый. Ничек кенә булмасын, Forvo'ның теләсә нинди тиешсез сүзне алып ташларга хокукы бар.

7. Бу сүз бездә башкача әйтелә...

Әйе, уртак телдәге һәм бер үк төшенчәне аңлатучы сүзләрнең төрле илләрдә һәм төбәкләрдә төрлечә әйтелүе – киң таралган күренеш. Алайса, нигә соң әле Сезгә ул сүзләрне, үзегезнең төбәк акцентында әйтеп, тагын бер кат яздырмаска? Forvo'да бер үк сүзнең берничә әйтелеше бергә урнаштырыла, алар барысы да урынлы һәм тигез хокуклы дип санала. Димәк, теге яки бу телне өйрәнүче кулланучыларыбыз төрле төбәкләрдәге сөйләм үзенчәлекләре белән таныша алалар.

8. Сүзнең берничә әйтелеше гамәлдә булган очракта – ни эшләргә?

Forvo менә шундый чишелеш тәкъдим итә. Бу сүзгә кушып, җәя эчендә тиешле аңлатма языгыз. Мәсәлән, «карта» сүзе. «Къартá» дип әйтелгән очракта ул «күшәүче хайваннар ашказанының алгы аерым өлеше» дигән төшенчәне аңлата. Диалекталь кулланышта ул әле тагын «тукыманы җыерып тегү юлы белән ясалган бизәк, бөрмә бизәк» дигән мәгънәдә дә йөри. Ә инде европалаштырып, ягъни «кáрта» дип әйтелсә, бу сүзнең асылы – «Җир яки күк төзелешен шартлы билгеләмәләр ярдәмендә сурәтләгән сызым». Аны гарәп теленнән алынган «харита» сүзе белән дә алмаштырырга мөмкин. Аңлашыла ки, җәя эчендә китерелгән искәрмәләрне төп сүзнең әйтелешен яздырганда төшереп калдырырга кирәк.

9. Forvo сайтында сүзләрне кем өсти ала?

Һәркем. Сез сүзләрне аноним рәвештә яки авторизация үтеп, димәк, үз исемегез астында өсти аласыз. Сүзләрне авторизация үткән кулланучы буларак өстәсәгез, Сез Forvo'ның өстәмә мөмкинлекләренә дә ия буласыз – мәсәлән, сүзләрнең яңа әйтелешләрен яздыру турында хәбәрләр ала аласыз.
Искәрмәләр: Кайбер очракларда, тел үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, исемсез кулланучылар яңа сүзләр өсти алмый.
Яңарту: Сүзләрне теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.

10. Сүзләрнең әйтелешен кем яздыра ала?

Һәркем. Сез моны башкара аласыз – аноним рәвештә яки авторизация үткән кулланучы буларак. Без икенче юлны киңәш итәбез, чөнки ул безнең сайтның эшләнеше һәм эчтәлеге сыйфатын күтәрә ала. Әйтик, Сезне бары тик хатын-кыз тавышы белән әйтелгән сүзләр генә кызыксындыра, ди. «Исемсез кунак» булып калган очракта без Сезгә моны тәкъдим итә алмыйбыз! Бу кагыйдә төрле акцентларга да кагыла. Үз сөйләмегезне, сайта теркәлгәндә үк, харитадагы укны тиешле җиргә күчереп билгеләгез.
Искәрмә: Кайбер очракларда, тел үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, аноним кулланучылар сүзләрнең яңа әйтелешен яздыра алмый.

Яңарту 07/21/2009: Әйтелешләрне теркәлгән кулланучылар гына яздыра ала.

11. Әйтелешләр яздыру буенча нинди дә булса кулланма бармы?

Әйе. Сез аның белән таныша аласыз.

12. MP3 форматында үзем яздырган файлларны өстәп буламы?

Бу очракта, әйтелешнең кайвакыт сыйфатлырак итеп тә яздырылу ихтималына карасмастан, без бу мөмкинлекне юридик таләпләр буенча Сезгә тәкъдим итә алмыйбыз. Чөнки мондый язманың авторын төгәл билгеләү мөмкин түгел. Әйтелешнең MP3 файлы рәвешендә компакт-дисктан яздырып алып урнаштырылуы да ихтимал бит.

13. Урнаштыруыгызны үтенәм "бу телне"

Әлбәттә, яңа телләр – яңа табыш һәм ачылыш инде ул. Ләкин без аларның, сан үстерү өчен түгел, сыйфатны яхшырту өчен өстәлүен теләр идек. Тәкъдим ителгән тел Сезнең ана телегез булса, без аны исемлеккә кертә алабыз. Бу тел шулай ук халыкара реестрда да булырга тиеш, төгәлрәге ISO исемлегендә.

Башта тикшереп карагыз, бәлки бу тел Forvo исемлегендә бардыр инде.

Безнең белән булырга телисезме?

Башкаларга үз телегездә сөйләшергә ярдәм итегез

Әйтелеше билгеле булмаган сүзләр өстәгез

Башкаларның язмаларына бәя бирегез һәм бу хакта фикер алышыгыз

Үзегезнең язмаларыгызны карагыз

Әйтелмәләрне mp3 форматында күчереп алыгыз

Аккаунт булдырырга