Forvo әйтелешләр базасы, куллану лицензиясе

Лицензия

Forvo сайтында булган тупланма һәм аудиофайллар, кулланучылар тәкъдим иткән аудиоязмалар һәм башка материаллар Forvo милке булып тора; бу материаллар безнең тарафтан лицензияләнә, биредәге лицензия буенча.

Бу нәрсәне аңлата соң?
Сезнең мөмкинлекләрегез:
- биредә урнаштырылган хезмәтләрне күчереп алу, тарату, уйнатып карау һәм аларның сурәтен чыгарту
- эшкәртү, чыгарылма хезмәтләр булдыру
Бу шартларны үтәгән очракта:
- Авторлыкны күрсәтү. Сез төп нөсхәнең авторын атарга тиешсез.
- Коммерция максатларын күздә тотмыйча файдалану. Биредәге хезмәтләрне коммерция максатларында файдалану рөхсәт ителми.
- Ирекле лицензияне мирас итеп алу. Әгәр дә Сез теге яки бу хезмәтне үзгәртсәгез, яңадан эшләсәгез яки аның нигезендә үзегезнекен булдырсагыз, Сез бу хезмәт нәтиҗәсен бары тик биредәгегә тәңгәл килә торган лицензия буенча гына тарата аласыз.
- Бу хезмәтне теләсә нинди юл белән файдаланганда яки таратканда да, Сез аның нинди лицензия буенча кулланылганы турында башка кешеләрне хәбәрдар итәргә бурычлысыз. Ягъни аларга биредә бәян ителгән куллану һәм тарату шартларын җиткерергә тиешсез.
- Бу шартларның теләсә кайсысы да гамәлдән чыгарылырга мөмкин - әгәр дә Сез моңа авторлык хокукларына ия булган кешедән рөхсәт алсагыз.
- Бу лицензия авторның милек мөнәсәбәтләренә катнашы булмаган (мораль) хокукларын кимсетми һәм чикләми.

 

Шәхси билгеләмәләрне саклау турында

Сезнең шәхси билгеләмәләрегез

Укырга файдалану шартлары һәм конфиденциальлек сәясәте турында мәгълүмат