Forvo'ның конфиденциальлек сәясәте

Forvo'ның конфиденциальлек сәясәте Forvo әйтелешләр базасы, шәхси тормыш кагылгысызлыгы сәясәте турында укыгыз

Файдалану шартлары / Конфиденциальлек сәясәте

Гомуми мәгълүматлар. Контент өчен җаваплылык
Forvo – кулланучыларның күмәк тырышлыгы белән тулыландырылучы белешмә. Бу ачык ресурсны үз белемен кулланып, ирекле рәвештә эшләүче кешеләр бердәмлеге үстерерә. Сезгә тәкъдим ителә торган язмалар – фидакарь һәвәскәрләрнең хезмәт җимеше. Кайбер очракларда авторларыбызның квалификациясе яки тәҗрибәсе мәгълүматның төгәл, камил һәм тулысынча ышанычлы булуын тәэмин итә алмаска да мөмкин. Язмалардан файдаланганда моны истә тотарга кирәк.

Ләкин биредә тупланган тел байлыгы, һичшиксез, телләр өйрәнүчеләр өчен файдалы, информация башлыча дөрес һәм сүзләрнең әйтелеше шактый төгәл. Шулай да, Forvo бу хакта тулы гарантия бирә алмый.

Шуңа да игътибар итегез: кайбер кешеләр биредәге аерым сүзләрне әдәпсез, тупас яки мәсхәрәле дип тә санарга мөмкин. Forvo үз базасында мондый сүзләрне дә туплау сәясәтен үткәрә. Алар да бит дөнья тормышының төрле күренешләрен чагылдыра.
Сезнең турында мәгълүмат
Башка кулланучыларга Сезнең бу сайттагы исемегез, бүген яшәгән яки туган урыныгыз гына күрсәтелә. Без сезгә төрле сервисларыбыз турында да хәбәрләр җиткерә алабыз, алар Сезнең өчен кызыклы булыр кебек тоелса. Теләсә нинди очракта да Сезнең e-mail башка кулланучыларга мәгълүм булмаячак. Ул бары тик безгә Сезне сайтта тиңләштерү өчен генә кирәк.
Бу кирәкме?
Кануннар таләпләренә туры китереп, бу база Испаниянең мәгълүмат саклау агентлыгында теркәлде. Шуңа күрә Сез теләсә кайсы вакытта да үзегез турында мәгълүматны карау, бетерү яки төзәтү хокукыннан файдалана аласыз. Моның өчен Сезгә info (at) forvo.com адресына e-mail җибәрү дә җитеп тора
Бу сайтның хуҗасы кем?
Forvo Media SL компаниясе, ул Сан-Себастьянда (Испания) теркәлгән; аның юридик шәхес буларак салым номеры (ИНН, испан телендә – Código de Identificación Fiscal) – B20987541. Сезнең шәхси мәгълүматларыгызны саклар өчен, без барысын да эшләячәкбез.

Лицензияләр турында тәфсилләбрәк

Язмалар һәм аудиофайллар

Безнең лицензиябез.