Мөхәррирләребезгә нинди өметләр баглыйбыз?
Чынбарлыкта, биредә Сез элегрәк шөгыльләнмәгән яңа эш юк, дисәң дә була. Мөхәррирләр – Forvo хезмәтенә күп көч һәм вакыт сарыф иткән, сайтны баетуга зур өлеш керткән кешеләр. Димәк, бу проект аларның күңеленә хуш килә. Алар Forvo’ның ничек эшләвен яхшы беләләр, һәм мөхәррирлек хокукы аларга күп кенә проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Forvo мөхәррире буларак, Сез түбәндәге мөмкинлекләрдән файдалана аласыз:
Әйе! Зур текст тәрәзәсе аша күпме теләсәң шулкадәр сүз урнаштырып була.
Сез дөрес булмаган сүзләрне сөртә яки аларга беркетелгән телләрне алмаштыра аласыз. Сезгә аларның язылышын да дөресләү мөмкинлеге бирелә.
Бөтенләй дөрес булмаган, телне камил белмәүчеләр тарафыннан яки сыйфатсыз итеп яздырылган әйтелешләрне сөртеп була.
Мөхәррирләр сүзләргә беркетелгән теглардагы категорияләрне сөртә яки төзәтә алалар.
Кулланучыларның искәртмәләрен (төрле хаталар турында хәбәрләрен) укый аласыз.
Мөхәррирләр форумына керү.
Сез дөньяда ин камил әйтелешләр базасында хезмәт күрсәтәсез. Һәм шуның белән җан тынычлыгына ирешәсез.