Яздыру буенча инструкцияләр

>Бу биттәге үзгәрешләрне даими күзәтеп барыгыз, биредә еш очрый торган проблемалар тасвирлана.

1. Микрофон

Тавыш яздыру өчен, әлбәттә, микрофон кирәк. Вебкамера да ярап тора, чөнки аның да микрофоны була. Димәк, Сезнең микрофоныгыз бар инде. Алайса, икенче адымны да ясагыз. Микрофоныгыз булмаса, аны юнәтергә киңәш итәбез, Forvo'ның бөтен мөмкинлекләреннән дә файдалану өчен.

2. Микрофоннан файдалануга рөхсәт

Сезнең турыда шәхси мәгълүматны саклау өчен, тавыш яздыруда кулланыла торган Flash кушымтасында махсус көйләнешләр бар. Яздыра башлар алдыннан бу кушымтага Сезнең микрофоннан файдалану рөхсәтен бирергә кирәк. Сурәтне карагыз

3. Яздыру

Ниһаять, сүзләрнең әйтелешен дә яздыра башларга вакыт җитте. "Яздыру" тамгасына басыгыз. Сезгә 2,5 секунд вакыт бирелә. Теләсә нинди озынлыктагы сүзне «тавышландыру» өчен дә җитәрлек бит бу.

Нәкъ 2,5 секунд үткәч, тыңлап карау тамгасы пәйда була, ә рекордер яздырылган сүзне үзеннән-үзе кабатлый. Аны кат-кат тыңлап карый аласыз. Сүзнең тулысынча яздырылган һәм яхшы ишетелешле булуына инаныгыз. Нәрсә дә булса ошап бетмәсә, яңадан яздырыгыз.

4. Яздырылганны сайтка озату

Яздыру тәмам булгач, «Тапшыру» тамгасы да активлаша. Шуңа басыгыз да, әйтелгән сүзегезне сайтка озатыгыз.

5. Киңәшләр

Рекордерның адым саен микрофоныгыздан файдалану өчен рөхсәт соравын телемәсәгез, компьютер «тычканы»ның уң яктагы кнопкасына басыгыз да, (ctrl+«чиртү»нең дә кирәк булуы ихтимал) «settings» тамгасын сайлагыз. Privacy вкладкасында (ул, гадәттә, беренче булып килә) «remember» һәм «allow» шакмакларына билге куегыз. Бу көйләнешләрне теләсә кайсы вакытта үзгәртергә мөмкин.

6. Барыбер эшләмиме?

Әйтелеш яздырылмаса яки яздырылган тавыш ишетелмәсә, Сезгә, бәлки, микрофоныгызны көйләргә кирәк булыр. Яңадан курсорны рекордер өстенә туры китереп, «тычкан»ның уң яктагы кнопкасына басыгыз да (яисә ctrl+«чиртү»), «settings» функциясен сайлагыз. «Microphone» вкладкасында (ул микрофон сурәтендә) тавыш регуляторы бар, шуның ярдәмендә көйләгез: тавыш яхшы ишетелерлек, әмма, артык көчле булу сәбәпле, колакны тондырмый һәм шытырдаулар барлыкка китерми торган булсын.

>Бу хакта тулырак мәгълүмат – биредә: сайт Adobe.